news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш укучылары Бөтенроссия шахмат ярышында чемпион булды

Актаныш укучылары Бөтенроссия шахмат ярышында чемпион булды
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

219-25 гыйнвар көннәрендә Удмуртиянең Дебесы авылында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучылар арасында рапид һәм тиз шахмат буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Бу турнирдан Актаныш шахматчылары чемпион исемен алып кайтты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге ярышлар бишенче тапкыр үткәрелгән һәм аларның дүртесендә Актаныш шахматчылары җиңү яулады.

Россия Беренчелегенә узган рапид һәм блиц буенча ярышларда Актаныш районыннан ике команда катнашты. Аларның икесе дә 12 яшькәчә һәм 12 яшьтән өлкәнрәкләр төркеме дә бу уеннарда зур уңышлар казанды.

«Тренер Илдар Имамов ярышларга баруны оештырган һәм укытучыларына ышанып, хәер-фатихаларын буранлы көннәрдә ерак юлга чыгарып җибәргән ата-аналарга, ярышка исән-имин алып барып кайткан машина йөртүче Илнар Хәмидуллинга, ата-аналар исеменнән балаларны ерак юлга озатып барган Илнур Гатарахмановка зур рәхмәтләрен җиткерде» – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100