Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш укучылары белән ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең туганы очрашты

Бүген Актаныш укучылары белән ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең туганы Фәвил Габдрахманов очрашты. Легендар очучы Муса Гәрәев Башкортостанның хәзерге Илеш районы Иләкшиде авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында легендар очучы, гвардия капитаны Муса Гәрәев 1944 елның августына 164 хәрби очыш ясый, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Фәвил ага үзе дә төшеп калганнардан түгел, штанга күтәрү буенча спорт мастеры, танылган геройның исеменә лаеклы булу өчен барысын да эшли. Хәзер дә бик матур итеп Муса Гәрәевнең исемен мәңгеләштерүдә үзеннән зур өлеш кертә.
»Минем әнием Гайшә белән Муса Гәрәевнең әтисе Гайсә бертуганнар. Әни сөйләве буенча, Муса абый кечкенә чагында бик оялчан, кыюсыз, юаш булган. Безгә килгәч, өй түренә үтәргә кыенсынып торган,- ди Фәвил Габдрахманов истәлекләрне барлап», – дип сөйләде ул.
Әмма шул оялчан егетнең күңелендә куркусыз, кыю арыслан яткан. Җиде сыйныфны тәмамлап, Уфа тимер юл техникумына укырга керә Муса Гайсә улы. Ләкин аны поездлар түгел, самолетлар җәлеп итә. Сугыш алды авыр вакытында яшь егет Уфа аэроклубына дәресләргә йөри. Очучы Энгельс хәрби-авиация пилотлар мәктәбен тәмамлаганнан соң 1940 елда армиягә алына.
Фәвил Габдрахманов Муса Гайсә улының бик күп якташларыбызга, район, республика кешеләренә төрлечә ярдәм күрсәтеп яшәвен әйтте. Башкортостаннан өч тапкыр СССР Югары Советы депутаты булып сайлана. Мәскәү җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ул бу мәсьәләләрне дә уңай чишүгә ирешкән.
Фәвил Габдрахманов укучылар белән очрашуда Муса Гәрәевнең батырлыклары, тыныч тормыштагы хезмәте турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирде. Әлеге очрашу Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә һәм Ватанны саклау елында илебезнең батырлык тарихын күз алдында җанландырды. Мондый патриотик чаралар үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә матур нәтиҗәләргә китерер, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз