news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшылар исемлегенә керде

Актаныш тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшылар исемлегенә керде
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга туган телдә тәрбияләү һәм укытуны гамәлгә ашыручы педагоглар арасында республика конкурсы» узды. Актаныш районы тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы 100 педагог исемлегенә керде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Алар талантлы тәрбиячеләр - Ирина Бәдертдинова (4нче балалар бакчасы), Фирүзә Закирова (Яңа Әлем балалар бакчасы), Кадрия Әдһәмова (7нче балалар бакчасы).

Фото: © http://aktanysh-rt.ru

«Аларны республика конкурсында җиңүләре белән котлыйбыз. Сезнең хезмәтегез һәм туган телдә белем бирү һәм тәрбия эшенә тугрылыгыгыз барыбызны да рухландыра! Сезгә җаваплы эшегездә яңа уңышлар һәм казанышлар телибез!» – диелгән хәбәрдә.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100