news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Актаныш таңнары» әбунәчеләре арасында чеби алырга сертификат уйнатылды

Язылучыларыбыз арасында бүләкләр уйнату матур йолага әверелде Агымдагы елның икенче яртыеллыгына «Актаныш таңнары» белән дуслыкларын ныгытырга ниятләгән әбунәчеләр арасында чеби уйнатылды. Бүген редакциябездә чираттагы җиңүчеләр билгеләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Отыш нәтиҗәләре буенча Актанышта яшәүче Ләйлә Тимирова, Иске Богады авылыннан Финүс Хәертдинов, шулай ук Актанышта гомер итүче Нәсимә Ханова бишәр чеби алачак.

«Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә басмабызның тугры дуслары булып калуларын телибез! Бу әбунәчеләребезнең сертификатларын редакциядән килеп алуларын көтәбез. Чебиләрне Актанышбаштан 16 июнь, җомга көнне алып булачак!» – диелгән хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot