news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш талантлары «Без-бергә» республика балалар халык иҗаты фестивалендә җиңде

Актаныш талантлары «Без-бергә» республика балалар халык иҗаты фестивалендә җиңде
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш талантлары «Без-бергә» республика балалар халык иҗаты фестивалендә беренче урын алды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

«Тамчы» вокаль ансамбле «Халык вокаль ансамбле номинациясендә, «Ший Памаш» бию ансамбле «Хореография», һәм Госмановлар гаиләсе «Иҗади гаилә» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Иҗатчыларыбызның районыбыз данын яклап чыгыш ясаулары һәм матур үрләр яулаулары безнең өчен олы горурлык. Җиңүләрегез дәвамлы булсын, котлыйбыз!» – диелгән хәбәрдә.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot