news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш спортчылары республикакүләм армреслинг ярышында җиңде

Актаныш спортчылары республикакүләм армреслинг ярышында җиңде
Фото: "Актаныш таңнары" газетасы

1-3 ноябрь көннәрендә Алабугада армреслинг буенча республика ярышы узды. Әлеге турнирда Актаныштан мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар командасы беренче урынны яулады. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы яза.

Алабугада узган кул көрәше ярышында Чаллы, Әлмәт, Казан, Алабуга, Арча, Түбән Кама, Актаныш, Кукмара, Саба, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Чирмешән шәһәр-районнарының мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары үзара көч сынашты.

Төрле төбәкләрдән килгән спортчылар, шул исәптән Актаныштан Ирина Мандыкаева, Илдар Галиуллин, Илгизә Мөхәммәдиева, Айназ Галиәхмәтов, Данил Хуҗагалиев һәм башкалар булган Актаныш командасы беренчелек өчен тырышты.

Җиңүчеләр ярышлар тәмамлануга ук медальләр белән бүләкләнделәр. Ә командалар арасында призерларны билгеләү атна-ун көнгә сузылды. 12 ноябрьдә нәтиҗәләр игълан ителде. Барлык очколарны исәпләгәннән соң 8 район арасында Актаныш командасы беренче урынны яулады. Саба командасы икенче, Кукмара командасы өченче урында.

«Әлеге спортчыларны әзерлүдә ярдәм иткән әти-әниләренә, олы юлга чыгарып ярышка озатып калган җирлек башлыкларына, автотранспорт предприятиесе автобус шоферы Марсельгә бик зур рәхмәт», – дип уңышлары белән уртаклашты Актаныш район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.

15, 16, 17 ноябрь көннәрендә районның инвалид шахматчылары Түбән Кама шәһәрендә булачак шахмат ярышына барырга җыена, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100