news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш савымчысы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында җиңде

Актаныш савымчысы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында җиңде
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Бүген Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә йомгак ясалды. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган тантаналы чарада Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендәге делегация катнашты. Бу «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Делегация составында бәйрәмгә барган райондашыбыз «Башак» хуҗалыгы савымчысы Миләүшә Хәмәдуллина өчен бүгенге көн аеруча истәлекле булды. Миләүшә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының Минзәләдә узган зона этабында җиңү яулаган иде. «Минем һөнәрем-минем язмышым» номинациясендә ул бүген дә республикакүләм җиңүче буларак игълан ителде.

«Райондашыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз, яраткан хезмәтенә тугры калып алга таба да яңадан-яңа үрләргә ирешергә язсын!» – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100