news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш шагыйрьләре алган гонорарларын махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрде

Актаныш шагыйрьләре алган гонорарларын махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрде
Фото: Ләйсән Газизова тәкъдим итте

«Актаныш таңнары» газетасы редакциясе каршындагы «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары якташларына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә карар кылды. Алар «Казан утлары» журналында дөнья күргән шигырьләре өчен түләнгән гонорарны хәрбиләр өчен кирәкле кирәк-яраклар сатып алуга юнәлдерде.

Кичә берләшмә җитәкчесе Лилия Шәйгарданова һәм Илчебай авылы шагыйрәсе Рәмзия Вәлиева «Без бергә» фондына беренче чиратта кирәкле әйберләр тапшырды. Моннан тыш, Рәмзия Вәлиева хәрбиләр өчен Актаныш районы болыннары һәм урманнарында җыелган җиләк-җимештән ясалган үлән чәе дә әзерләгән. Үләннәр җыю һәм капчыклар тегүдә аңа авыл хатын-кызлары булышкан.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot