news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш Сабан туенда махсус операция катнашучысының гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды

Актаныш Сабан туенда махсус операция катнашучысының гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды

Актаныш районында Сабан туе бәйрәмендә махсус хәрби операция катнашучысы Айназ Бакировны искә алу тантанасы булды. Чара барышында егетнең гаиләсенә хәрбигә үлгәннән соң бирелгән дәүләт бүләге — Батырлык ордены тапшырылды.

Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, кече лейтенант Айназ Бакиров махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен югары бүләккә лаек булды.

Геройның гаиләсенә — хатыны Нурия Фанил кызына, улы Нариманга һәм кызы Азизага бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тапшырды.

Тантанада катнашучылар хәрбинең батырлыгы әһәмиятен ассызыклады һәм аның якыннарына ярдәм сүзләрен җиткерде. Ватанны саклаучы турында истәлек алга таба да сакланачак, дип билгеләп үтелде.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде

Фотоларны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot