news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районының яшь хоккейчысы Екатеринбургта «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булды

Актаныш районының яшь хоккейчысы Екатеринбургта «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булды
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районының «Лачын» спорт мәктәбендә тәрбиләнгән хоккейчылар Татарстанның, Россиянең төрле турнирларында да чакырылып уңышлы чыгыш ясый, матур нәтиҗәләргә ирешә. Шуларның берсе Радмир Хәбибуллин 17-19 май көннәрендә Екатеринбургта узган яшьләр хоккей лигасында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының «Карчыга» командасы өчен уйнады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

10 команда арасында «Карчыга» командасы дүртенче урынга чыкты. «Лачын» спорт мәктәбе укучысы Радмир Хәбибуллин исә «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булды.

«Яшь спортчыга киләчәктә дә хоккейны яратып, куйган максатларына ирешүен телибез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot