Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районының хезмәт укытучылары һәм лаеклы ялдагылар түгәрәк өстәл янында очрашты
Актаныш районы мәктәпләрендә белем бирүче технология укытучылары остазлары - үзләренә кадәр мәктәп укучыларын тегәргә, чигәргә, пешерергә өйрәткән педагоглар белән табын янында очрашты. Бәйрәмчә аралашу вакытында остазлар һәм педагоглар хәзерге уку-укыту эшчәнлегендәге яңа технологияләр, элеккеге укыту методикасы турында сөйләште.
Һәр чыгыш ясаучы технология, элеккеге хезмәт дәресләренең кеше тормышында мөһим урын алып торуы турындагы фикерләрен тормыш тәҗрибәсе белән дәлилләп сөйләде. Шуңа күрә киңәшмә эчтәлекле, кызыклы һәм бик файдалы узды. Бу хакта «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова технология укытучыларына укучыларны акча эшләргә өйрәтүчеләр дип билгеләмә бирде.
Бу тема хәзерге чорда аеруча актуаль, әмма районның новатор педагоглары 90нчы елларда ук киләчәкнең бизнеска нигезләнәчәген ачык тоемлаган.
Әйтик, Татарстанның атказанган укытучысы Илгизәр Шәвәлиев инициативасы белән Актанышның беренче мәктәбендә 1990нчы елларда ук кооператив оеша. Укучылар хезмәт укытучылары Әндибә ханым һәм Розалия Мансурова белән дәресләрдә, түгәрәкләрдә теккән эшләнмәләрен шушы кооперативлар аша сата. Раниза Шакирова да, очрашуга чакырылган технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова да әнә шул мәктәпне узган ханымнар.
Бүгенге эшлекле дә, гамәли дә узган киңәшмәдә алар укытучыларның ничек итеп белем бирүләрен, ул белемнәрне кулланып үзләренә киемнәр тегүләрен, сатуга чыгаруларын искә алды. Технология альбомын, шул еллар истәлеге булган фотосурәтләрен күрсәтте.
Раниза Шакирова район мәгарифендә тирән эз калдырган лаеклы ялдагы остазларга Розалия Мансурова, Рәмилә Газизова, Зәкия Вәлиәхмәтова, Хөршидә Зәйнуллина, Гөлүсә Фазуллина, Саҗидә Шәймөхәммәтовага Рәхмәт хатлары тапшырды, сау-сәламәт булып киләчәктә матур яшәүләрен теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз