news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районының «Нигез» хуҗалыгы агрономы Рузил Зәкиев Мәскәүдә узган конкурста җиңде

Актаныш районының «Нигез» хуҗалыгы агрономы Рузил Зәкиев Мәскәүдә узган «Үз һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесендә җиңү яулады. Ул «Агроном» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Бу хакта «Актаныш» сайты хәбәр итә

Аңа һәм конкурсның башка җиңүчеләренә Дәүләт Кремль сараендагы тантаналы чарада дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Быел бәйге беренче тапкыр берьюлы дүрт аграр номинацияне үз эченә алды: агрономнар, яшелчәчеләр, зоотехниклар һәм механизаторлар арасында җиңүчеләр билгеләнде.

«Бүгенге җиңүчеләр һәм призёрлар — фидакарь хезмәт кешеләрe, һәм шунысы бик куанычлы, күпләренең эшчәнлекләре гаилә династияләренә бәйле. Сезнең хезмәтегез һәм азык-төлек иминлегенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм, сәламәтлек, бәхет һәм яңа һөнәри уңышлар телим», — диде Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут үз чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot