news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районының Иске Байсар авылында озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр

Актаныш районының Иске Байсар авылында озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр
Фото: "Актаныш таңнары" газетасы

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районының үрнәк гаилә парларын хөрмәтләделәр. Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров һәм авыл мәдәният йорты директоры Фәнзилә Харисова гаиләләре тугрылык үрнәге булган өч парны котлады. Бу хакта «Актаныш-информ» яза.

Быел бергә гаилә коруларының 55 еллыкларын билгеләп узган Фирдәвис һәм Альфира Шәйхетдиновлар, 60 ел бергә яшәүче Альберт һәм Роза Усмановлар, 52 ел гомер итүче Әкрәм һәм Кәүсәрия Шәмсетдиновлар гаиләләрен котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot