news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районының ике гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды

Актаныш районының ике гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

8 июль — Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актанышта зур һәм истәлекле бәйрәм узды. Пар балдаклар фонтаны янындагы паркта районның иң күркәм, үрнәк 14 гаиләсен хөрмәтләделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аларны район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады. Шулар арасыннан ике гаиләгә Илфак Шамил улы «Мәхәббәт һәм тугрылык» медален тапшырды.

«Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә Чат авылында яшәүче Флүсә һәм Фәнис Фәрдиевләр белән Аеш авылында гомер итүче Ализа һәм Илфат Галиевлар лаек булды.

Чат авылында туып үскән, бөтен гомерләрен туган авылларына багышлаган Фәрдиевләр гаиләсенә 1983 елның 13 июнендә нигез салына. Гаилә башлыгы Фәнис Мөхәммәтдин улы гомерен кыр эшләренә багышласа, Флүсә Гыйльмегаян кызы озак еллар туган авылында клуб мөдире булып эшли, аннары «Чәчер» хуҗалыгында хезмәт куя. Намуслы хезмәтләре һәм эштәге уңышлары өчен икесе дә Мактау хатлары белән бүләкләнгән.

Мәхәббәт һәм тугрылык медаленә лаек булган гаиләләрнең тагын берсе — Ализа һәм Илфат Галиевлар. Аларның гаилә корып яши башлауларына 27 ел тулган.

Гаилә башлыгы Илфат Әхмәтвәли улы, армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, 25 елдан артык Актаныш районының «Нигез» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, Аеш авылында технолог булып хезмәт куйган. Хәзерге вакытта ул зоотехник булып эшли. Намуслы һәм тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Ализа Мәхтүмҗан кызы 18 елдан артык Аеш балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Соңгы 8 елда ул Аеш авылы Башкарма комитеты секретаре вазифасын башкара. Эш дәверендә ул да күпсанлы Мактау грамоталарына, район башлыгының бүләкләренә лаек булган. Моннан тыш, Ализа районда уздырылган спартакиадаларда актив катнаша һәм призлы урыннар яулый.

news_right_1
news_right_2
news_bot