Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районының элеккеге башлыгы Фәттаховка карата ачылган җинаять эше судка тапшырыла
Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү тәмамлану стадиясендә. Якын арада эшне судка тапшырачаклар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липский «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Коррупционерларны ачыклау эше алга таба да дәвам итәчәк. Ул һәрвакыт алып барылды, хәзер тагын да активлашты. Без район башлыкларына карата кузгатылган берничә эшне судка тапшырдык. Хәзер элеккеге вице-премьер, мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элеккеге башлыгы Фәттаховка карата ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланып килә», – дип билгеләп үтте ул.
Ведомство җитәкчесе белдергәнчә, башка вазифаи затларга карата да тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары дәвам итә. Юридик әһәмияткә ия карарлар кабул ителгәнчегә кадәр эшнең нечкәлекләре турында хәбәр ителмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз