news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районындагы зиратта хач кисү турындагы җинаять эшендә шикләнелүче кеше бар

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә Актаныш районындагы зиратта киселгән хач турындагы җинаять эшен тикшерүнең кайбер нечкәлекләре турында сөйләделәр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Агентлык моңа кадәр хәбәр иткәнчә, әлеге хәлдән соң «Каберлекләрне мәсхәрә итү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

«Хәзерге вакытта кузгатылган җинаять эше кысаларында оператив чаралар үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре моңа катнашы булган һәркемнән сорау алачак. Җинаять эше Татарстан Эчке эшләр министрлыгында тикшереләчәк», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдә, имештер, полиция хезмәткәрләре мәрхүмнең туганыннан хачны кисеп төшерүен тануын таләп итүе турында мәгълүмат чыкты. Мәрхүмнең туганнары әлеге темада спекуляция ясаучы һәм үз ресурсларында дөрес булмаган мәгълүматлар урнаштыручы блогерларга мөрәҗәгать итте.

Шул ук вакытта, агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, җинаять эшендә шикләнелүче кеше чынлап та бар һәм ул мәрхүмнең туганы түгел. Әлегә аңа карата гаепләү белдерелмәгән, әмма тикшерүчеләрдә аның бу эштә катнашы булуын раслаган дәлилләр бар, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100