news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районындагы мәктәптә солдатларга ярдәм итү ярминкәсе узган

Актаныш районының Татар Суыксуы мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү өчен хәйрия ярминкәсе узды.

Әзерлеккә мәктәп коллективы, укучылар һәм ата-аналар кушылган. Алар сатуга өйдә әзерләнгән азык-төлек, кул эшләре, бәйләнгән оекбашлар, рәсемле такталар һәм башка әйберләр алып килгән.

Фото: © Татар Суыксуы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Айсылу Нургалиева тәкъдим итте

Балалар хәрбиләргә хатлар язган, рәсемнәр ясаган.

Мәктәп директоры Фидан Газизов чараның әһәмиятен ассызыклаган.

«Бу күркәм традиция югалмасын иде. Җыелган акчага кирәкле әйберләр сатып алыныр һәм сакчыларыбызга тапшырылыр. Һәрвакыт ярдәм иткән ата-аналарга зур рәхмәт!» – ди ул.

Аның әйтүенчә, хәйрия акциясендә катнашучыларның төп максаты үзгәрми — күк йөзенең тыныч булуы һәм барлык солдатларның тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуы.

news_right_1
news_right_2
news_bot