news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында яшәүчеләр махсус операция зонасына мотоцикл, маскировка челтәрләре илтә

Актаныш районында яшәүчеләр махсус операция зонасына мотоцикл, маскировка челтәрләре илтә
Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Татарстанның Актаныш районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга шефлык ярдәме илтергә әзерләнә. Хәрбиләр үтенече буенча иганәчеләр яңа мотоцикл сатып алган, аны ярдәм партиясе белән бергә алгы сызыкка озатачаклар.

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан «Без бергә» ярдәм фондының ишекләре ябылмады. Авыллар, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар, шулай ук аерым гаиләләр кирәкле азык-төлек, җылы киемнәр, гигиена кирәк-яраклары китерде. Акчалата ярдәм алып килүчеләр дә күп иде. Араларында балалар да бар, алар җәйге каникулда эшләп алган акчаларын күчерде.

«Без бергә» фонды волонтеры Фирдания Нуруллина әйтүенчә, кадет мәктәбенең 6 «А» сыйныфы укучысы Ислам исеменнән 500 сум акча күчерелгән.

Волонтерлар балаларына патриотик тәрбия биргән өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде. Шулай ук маскировка челтәрләре үрү өчен материаллар да килә. Әлеге материалларны авыл җирлекләре буйлап таратып, маскировка челтәрләре үрүне оештыралар.

«Без бергә» төркеменең актив волонтеры Лилия Гикрамина җитәкчелегендә тиздән дроннарга каршы саклагыч юрганнар тегә башлаячаклар. Материаллар алып кайтып, беренче үрнәкләрне кискәннәр инде. Аларны шәхси эшкуарлар тегәчәк. Алар хәрбиләрне дошманның пилотсыз очкычларыннан да саклый, шулай ук мобиль носилкалар буларак та кулланырга мөмкин.

«Без Минзәлә, Биектау, Югары Ослан районнары волонтерлары белән бергә эшлибез. Кошчылык белән шөгыльләнүче эшкуарлар Аида һәм Айгиз Фәрдиевләргә дә рәхмәтлебез. Айгиз һәрвакыт шалтырата, нинди ярдәм кирәк дип кызыксына. Фәрдиевләрнең кошчылык фабрикасы ит белән дә, акчалата да ярдәм күрсәтә», - дип искәртте Фирдания Нуруллина.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100