news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында яшәүче Сабитовлар «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында районның күренекле гаиләсе Венера һәм Алмас Сабитовларны бүләкләделәр.

Әлеге күпбалалы гаилә «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган. Сабитовлар диплом һәм медаль белән хөрмәтләнде. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Шулай ук балалар йортыннан кайткан сабыйларга гаилә назы, ата-ана җылысы бүләк иткән Сабитовларга өр-яңа автобус ачкычы тапшырдылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100