news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия концертлары булды

Татарстанның Актаныш районында Чалманарат һәм Татар Ямалы авылларының мәдәният йортларында хәйрия концертлары узды. Чалманараттагы хәйрия концертында Барсук, Татар Ямалы, Гәрәй һәм Такталачык авылларыннан җирле халык һәм үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Чалманараттагы концерттан сугышчыларга ярдәмгә 8 мең сум, ә Татар Ямалы авылында 14 мең 350 сум акча җыелган.

11 майда Татар Ямалы мәдәният йорты тамашачылар белән тулы була. «Мин сине яратам, тормыш!» дип аталган чарада авылның үзешчән сәнгать вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм кунаклар катнаша.

Бу махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен беренче генә концерт түгел. Беренчесе, өч сәгатьлек программа белән, узган елның көзендә уздырылган. Ул вакытта 25,8 мең сум акча җыелган була.

«Без - бергә!» волонтерларына матди ярдәмне тапшырдык. Авылыбыз хатын- кызлары солдатларыбыз өчен токмач кисә, оекбаш бәйли», - диде Татар Ямалы мәдәният йорты директоры Айсылу Нургалиева.

«Солдатларга җан җылысы белән хатлар язалар, укучылар рәсемнәр җибәрә. Хәйрия концертларында катнашкан, ярдәм кулы сузган, якты киләчәгебез өчен эшләгән һәркемгә зур рәхмәт. Сугышлар тизрәк тәмамланып, барлык егетләр дә исән-имин өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде», - дип өстәде Нургалиева.

Махсус хәрби операция (СВО) РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр ул куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк дип белдерә, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру искә алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100