Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районында хәрбиләр өчен чәй әзерләп җибәрәләр
Актанышның балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм әзерләү эше дәвам итә. Биредә бу процесс системалы төзелгән: көн саен битараф булмаган район халкы солдатларга ярдәм итү өчен берләшә.
Төп юнәлешләрнең берсе булып маскировка челтәрләрен үрү кала. Эш җайга салынган: берәүләр материаллар әзерли, икенчеләре үрү белән шөгыльләнә, өченчеләре әзер эшләнмәләрне тәртипкә китерә. Мондый челтәрләр кыр шартларында мөһим роль уйный һәм хәрбиләрнең иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итә.
Файдалы үләннәр белән чәй әзерләү аерым урын алып тора. Моның белән нигездә өлкән буын хатын-кызлары шөгыльләнә. Алар зур булмаган пакетларга мәтрүшкә, гөлҗимеш, юкә чәчәкләрен тутыралар, кара чәй өстиләр. Һәрбер җыелма өй җылысының үзенчәлекле символына әверелә.
Көн саен йөзләрчә шундый чәй комплектлары әзерләнә. Халык актив рәвештә эшкә кушыла, көчләреннән килгәнчә өлеш кертергә тырыша. Күпләр бакча-яшелчә сезоны башланганчы мөмкин кадәр күбрәк әзерләргә омтыла. Авылдашлар шулай ук бал да китерә – аны савытларга салалар һәм озатырга әзерлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз