news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында укучыларга паспорт тапшыру тантанасы булды

Актаныш районында укучыларга паспорт тапшыру тантанасы булды
Фото: Актаныш муниципаль районы матбугат үзәгеннән

Актаныш районында 14 яше тулган укучыларга тантаналы төстә паспорт тапшырылды. тантаналар залында узган чарада Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов, аның урынбасары Илшат Габдулхаев, Россия эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев, күп санлы кунаклар һәм ата-аналар катнашты. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр итә.

Паспортның, документ буларак әһәмияте гаять зур. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да, югары уку йортына кергәндә дә, эшкә урнашканда да, самолет, поездга билет алам дисәң дә, гаилә корганда да иң кирәкле документларның берсе ул. Саный китсәң бу исемлекне озак дәвам итәргә була.

Ленар Зарипов, кулларына тәүге тапкыр паспорт алган яшьләрне тәбрикләде һәм киләчәк тормышларында уңышлар теләде.

«Бу көн сезнең күңелләрдә әле озак еллар сакланыр. Мин үзем дә паспорт алган көнне яхшы хәтерлим. Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, Кече Ватаныбызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне, дусларыгызны хөрмәт итегез. Яхшы билгеләргә генә укып, киләчәктә илебез өчен кирәкле шәхесләр булып үсеп җитегез», - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100