news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында махсус хәрби операция катнашучысы өчен автомобильгә акча җыйганнар

Актаныш районының Әтәс авылы халкы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташлары Илшат Шакировка ярдәм итү өчен 33,5 мең сум акча җыйды. «Без бергә» волонтерлар төркеме тагын 15 мең сум өстәде. Ярдәмнең гомуми суммасы 50 мең сум тәшкил иткән.

Акчаны 22 октябрьдә волонтерлар төркеменең хәйрия концерты вакытында җыйганнар. Сәхнәдә җырлар яңгырады, ә тамашачылар халыкны уртак максат тирәсендә берләштергән инициативаны хуплады.

«Без бергә» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Лилия Гикрамина хәбәр иткәнчә, җыелган бөтен акчаны Илшат Шакировка автомобиль сатып алуга биргәннәр.

Киләсе концертны волонтерлар 30 октябрьдә Әнәк авылында уздырырга ниятлиләр.Оештыручылар халыкны чарага кушылырга һәм якташларына ярдәм җыярга чакыра.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot