news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында Ленар Шәех белән очрашу кичәсе булды

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә танылган шагыйрь, язучы, журналист, тәрҗемәче һәм галим Ленар Шәех белән очрашу кичәсе булды. Әдәби чара җыр-моң, шигърият һәм ихлас сөйләшүләр белән үрелеп барды, дип хәбәр итә «Актаныш» сайты.

Ленар Шәех — филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Андерсен исемендәге халыкара премия иясе буларак киң танылган шәхес.

Очрашу барышында кунак үзенең иҗат юлы, әдәбиятка ничек килүе, тормыш тәҗрибәсе турында сөйләде. Кичә дәвамында аның шигырьләре укылды, җырлар яңгырады. Тамашачылар шагыйрьнең иҗатына бәйле кызыклы истәлекләр белән дә танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot