news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында балалар бакчасы 50 еллыгын бәйрәм итә

Актаныш районында балалар бакчасы 50 еллыгын бәйрәм итә
"Актаныш"

Актаныш районы тарихында беренче тапкыр балалар бакчасы үзенең юбилеен бәйрәм итә. Бүген районның иң күренекле балалар бакчасы «Ромашка» ачылуга 50 ел. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм тантанасына әлеге бакчада хезмәт куйган педагоглар, башка белгеч-хезмәткәрләр, шушы матур коллективта тәрбияләнгән шәхесләр килде. Кунакларны Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты фойесында «Ромашка» балалар бакчасының үткәне һәм хәзерге чорына багышланган күргәзмә каршы алды.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң районда балалар бакчасы ачыла башлый. Алар оешмаларның бушап калган биналарына урнаша. Актанышта беренче балалар бакчасының «Карлыгач» дип аталганы билгеле.

1971-1975 елларда яңа Актанышны төзү турындагы комплекслы планга 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасын сафка бастыру да кертелә. Шулай итеп 1973 елның ноябрь аенды ике катлы, заманча балалар бакчасы төзеп кулланылуга тапшырыла.

Бакчаның беренче мөдире Сөембикә Камалованы элек «Ромашка»га йөргән балалар да, аларның әти-әниләре дә сагынып искә ала. Сөембикә апа коллективны туплый, кадрлар мәсьәләсен хәл итә.

«Ромашка» бакчасы үз эшчәнлеген 113 бала белән башлап җибәрә. Мөдирләрдән дә бик уңа ул. 1979 елдан бакча белән биредә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Мәскүрә Авзалова җитәкчелек итә. Бакчаның хәзерге мөдире Ләйсән Мәрданова Мәскүрә апа килгәч, балаларның сәламәтлегенә, белем бирү, тәрбияләүгә ныклы игътибар ителүен билгеләп узды.

Аннан соң бакча белән Рәдифә Сәрвәрова идарә иткән елларда тәрбиячеләр авторлык программалары төзиләр, район, республикакүләм һөнәри бәйгеләрдә актив катнашып җиңүләр яулыйлар. Бакча үзе дә төрле дәрәҗәдәге грантлар конкурсында җиңә, шулай итеп матди ягын ныгыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100