news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында «Әнәк» агрофирмасының үз метеостанциясе барлыкка килде

Актаныш районында «Әнәк» агрофирмасының үз метеостанциясе барлыкка килде
"Актаныш"

Актанышның югары технологияләрне беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы тармагына кертүче «Әнәк» агрофирмасында шушы көннәрдә заманча метеостанция урнаштырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Әле бер генә атна эшләвенә карамастан, метеоҗиһаз үз нәтиҗәлелеген күрсәтергә өлгергән инде. Агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин әйтүенчә, метеостанция фаразына нигезләнеп комбайннарны яңгыр яумаячак басуларга керткәннәр һәм оттырмаганнар.

Метеостанция 30 километр радиуста җилнең тизлеген, юнәлешен, һава дымлылыгын, нинди һәм күпме күләмдә явым-төшем булачагын күрсәтә. Фаразлар алдагы 5 көнгә төп-төгәл туры килә.

Җиһазның бер датчигы туфракка урнаштырылган. Аның ярдәмендә туфрак температурасын ачыклыйлар. Димәк, язгы чәчүләр чорында кырау булачагын фаразлап була.

Метеостанция агрофирмадагы белгечләрнең компьютерларына, смартфоннарына тоташтырылган. Мәсәлән Айзат Фазуллинның телефонында «Әнәк» агрофирмасы басулары картасы, анда нинди культуралар чәчелгәне, туфрак температурасы, үсемлекләрдә авыру бармы-юкмы икәнлеге дә чагыла.

Әлеге аппарат әллә ни чыгымнар да сорамый. Агрофирманың Икмәк кабул итү оешмасы ишек алдында кояш батареясына, аерым сим-карта белән эшли. Кошлар утырмасын өчен махсус боҗрасы да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100