news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Яңа Кадермәт авылында яшәүче гаилә бриллиант туйларын билгеләп үтте

Актаныш районы Яңа Кадермәт авылында яшәүче гаилә бриллиант туйларын билгеләп үтте
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы Яңа Кадермәт авылында яшәүче Җәүһәрия һәм Мәхәсим Гыйльванов бриллиант туйларын билгеләп үтте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Мәхәсим Шакирҗан улы 1942 елның 15 августында Яңа Кадермәт авылында туып үскән. Шакирова Җәүһәрия Заһит кызы 1947 елның 6 гыйнварында Аккүз авылында дөньяга килә. Яңа Кадермәт һәм Аккүз авылы яшьләренең чәчләре чәчкә 1965 нче елның 11 мартында бергә бәйләнә. Яшь гаилә Яңа Кәдермәт авылында яши башлый.

Мәхәсим абый белән Җәүһәрия апаның яшьлек еллары авыр чакларга туры килә, мәктәп елларыннан үк колхоз эшендә эшләгәннәр. Мәхәсим абый 13 яшеннән почта тараткан, колхоз атларын саклаган. Җәүһәрия апа 8 класс белем алганнан соң фермада сарыклар карый, җәен ындыр табагында хезмәт куйган.

Гаилә корып яши башлагач, Мәхәсим Шакиржан улы механизаторлыкка укый, тракторист һөнәренә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы Чишмә колхозында хезмәт итә. Җәүһәрия ханым кияүгә чыккач Яңа Кадермәт авылында гомер буе сарык фермасында эшләп лаеклы ялга чыга.

Гыйльвановлар эшкә батырлар: икесе дә алдынгы колхозчылар булып, бик күп бүләкләр һәм мактау грамоталарына лаек була. Җәүһәрия апа Хезмәт ветераны һәм Ана даны медале иясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot