news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Яңа Байсар авылында каен себеркесен иң яхшы бәйләүчене ачыклаганнар

Актаныш районы Яңа Байсар авылында каен себеркесен иң яхшы бәйләүчене ачыклаганнар
Фото: "Актаныш-информ" сайты

Актаныш районы Яңа Байсар авыл мәдәният йорты каршында «Пиннек – җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә» исемле Каен себеркесен бәйләү бәйрәме узды. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.

Авыл халкы, кайткан кунаклар төрле агачлардан, шифалы үләннәрдән бик күп төрле агач себеркеләре ясады. Катнашучылар арасында «Иң зур пиннек», «Шифалы пиннек», «Бәби пиннеге», «Иң тиз пиннек бәйләүче», «Иң матур пиннек» номинацияләре билгеләп үтелде. Шулай ук нарат, имән, кычыткан, карлыган, чия, тал, юкә, миләш себеркеләрен дә бәйләп күрсәткәннәр.

«Пиннекнең килеп чыгу тарихы, аның шифасы турында да бик күп мәгълүматлар алдык. Бәйрәмдә төрле кул эшләреннән күргәзмәләр эшләде, җәйге каникулда ял итүче балалар китапханәдә үзләре эшләгән бизәнү әйберләре, Яңа Байсар авылына багышлап эшләнгән магнитлар, сыннарны сатуга алып килде. Әби-бабаларыбыздан калган «Түгәрәк уеннар»ны уйнап, җырлап – биеп, чәй өстәле артында бәйрәмебез дәвам итте», – дип сөйләгән Иске Байсар мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева.

news_right_1
news_right_2
news_bot