news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен токмач әзерләгән

Актаныш районы Уразай һәм Илчебай авылларында яшәүче актив хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен бергә җыелды. Хатын-кызлар бергәләп 100дән артык йомыркага токмач басты. Бу продукт алар өчен ризык кына түгел, ә якташларына алгы сызыкка җибәрелгән кайгырту һәм җылылык символына әверелде.

«Хәрбиләр өчен ризык туклыклы һәм тәмле булсын. Безнең илдә тынычлык булсын! Иң мөһиме - якташларыбыз туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар», - диләр акциядә катнашучылар.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Материал Ләйсән Газизова ярдәме белән әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot