news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Усы авылында яшәүче Миңневагыйбә Замановага 90 яшь тулды

Актаныш районы Усы авылында яшәүче Миңневагыйбә Замановага 90 яшь тулды
Фото: aktanysh-rt.ru

Актаныш районы Усы авылында яшәүче Миңневагыйбә Заманова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм Усы авыл җирлеге башлыгы Эльвира Вәҗиева тәбрикләде, дип яза «Актаныш таңнары» газетасы.

Миңневагыйбә Латыйп кызы гомер буе туган авылында яшәгән, ул – хезмәт сөючән, ихлас күңелле һәм хөрмәткә лаек олы яшьтәге кеше. Аның үткән гомер юлы – балаларына, якыннарына һәм туган ягына фидакарь хезмәт үрнәге.

Дилбәр Әнвәрова, юбилярны чын күңелдән котлап, аңа нык сәламәтлек, гаилә җылысы һәм якыннарының игътибарын теләде. Олы яшьтәге кешеләргә игътибар һәм хөрмәт – безнең изге бурычыбыз, дип билгеләп үтте ул.

Миҗневагыйбә апаны якыннары, балалары һәм оныклары да тәбрик итте, аңа рәхмәт сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot