news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы урманчылары агачларны ефәк күбәләгеннән коткарды

Актаныш районы урманчылары агачларны ефәк күбәләгеннән коткарды
"Актаныш"

Май ае кызу торганда парсыз ефәк күбәләге тиз үрчи. Мондый аномаль эссе көннәрнең яз аенда безнең якларда булганы бар инде. Шуңа күрә корткычлы афәткә юл куймау максатыннан Актаныш районы урманчылары ефәк күбәләгенә каршы көрәшкә вакытында күтәрелде, алар профилактика йөзеннән 36 гектар мәйдандагы агачларны биологик препаратлар белән эшкәртеп чыкты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Бу җирәнгеч корткычлардан бары тик агу гына коткара. Агу да күпмедер күләмдә агачның үзенә дә зыян салырга мөмкин. Ләкин артык азып киткәндә, шунсыз булмый, ди экологлар. Ефәк күбәләге төнге тормыш белән яши икән, ә менә көн яктылыгында алар бер урынга тупланып, укмашып торалар. Кич җитсә, аларда «бирән чире» башлана. Корткычлар таралалар һәм агач яфракларын кимерә башлыйлар. Бер күбәләктән 300дән алып 1200гә кадәр личинка чыга!

«Биологик препаратлар фәкать ефәк күбәләген генә юк итә. Бу агачларның үзләрен саклап калырга ярдәм итә, башка файдалы бөҗәкләргә дә зыян салмый, - ди Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш участогы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев.

«Урманчылар Яңа Кормаш, Чалманарат, Иске Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авылларына якын урнашкан барысы агачларны ефәк күбәләгеннән коткарганнар. Агачларны утырттык та – бетте, диючеләр ялгыша. Күпме агач исән, күпмесе корыган – аларның барысын да урманчылык инпекторлары исәптә тота", диелгән хәбәрдә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100