news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы укучылары махсус операциядәге хәрбиләр өчен талисманнар әзерләгән

Актаныш районы укучылары махсус операциядәге хәрбиләр өчен талисманнар әзерләгән
Фото: Юлай Низаев

Татарстанның Актаныш районы мәктәпләре укучылары солдатларга җылы хатлар яза, алар өчен талисманнар ясый, шулай ук гуманитар ярдәм җыюда кулларыннан килгән кадәр өлеш кертәләр.

«Ноябрь — районыбызның уку йортларында хәйрия айлыгы. Без мәктәпләрдә зур хәйрия ярминкәләре үткәрдек һәм кергән акчага махсус хәрби операция зонасына җибәрер өчен дарулар сатып алдык. Әлеге хәйрия акциясенә районыбызның барлык уку йортлары да кушылды. Укучыларга һәм аларның әти-әниләренә зур ярдәмнәре өчен бик рәхмәтлебез. Госпитальләр өчен авыртуны баса торган дару препаратлары, күпләп жгут, бинт һәм йод сатып алдык», — дип сөйли район мәктәп директорлары киңәшчеләренең муниципаль координаторы Гөлнур Зарипова.

Актанышның 1нче мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Ислам Шәйморатов, Кәрим Гарифҗанов һәм Булат Хәкимов сыйныфлары белән бергә җыю пунктына хәрбиләргә кирәкле дарулар һәм әйберләр алып килүләре турында уртаклаштылар.

«Мисал өчен, сабын. Шулай ук без макулатура җыеп тапшырдык, ә акчаны операциядә катнашучылар өчен хәйрия итеп бирдек», — ди мәктәп укучылары.

Кәзкәй кадет мәктәп-интернаты укучысы Салават Насыйбуллин әйтүенчә, алгы сызык өчен кирәкле бөтен әйберләрне бөтен мәктәп белән җыйганнар.

Ә менә Киров авылы мәктәбе укучысы Нәзилә Шәрифҗанованың абыйсы хәзер махсус хәрби операция зонасында. Яшь патриот аның белән бик горурлануын, тизрәк җиңү һәм тыныч тормыш теләвен әйткән.

Барлык гуманитар ярдәм «Ихлас гамәл» изге эшләр үзәгенә тапшырылган. Ә андагы күпсанлы тартмаларны волонтерлар алып бүлгәләячәк. Битараф булмаган кешеләр «Без бергә» район волонтерлар корпусына көннән-көн күбрәк кушыла бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100