Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы Татар Ямалысы авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Актаныш районы Татар Ямалысы авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аның төзелеше өчен «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Ачылыш тантанасына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде. Ул авыл халкын бәйрәм белән котлап ныклы саулык, сәламәтлек теләде. Киләчәктә яңа ФАП янәшәсендә мәдәният сарае да булачак дип яңа өметләр уятты район башлыгы.
Соңгы елларда «Сәламәтлек» федераль милли проекты ярдәмендә дә төзелгәннәрен исәпкә алсак, 12 ел эчендә районда яңа 17 ФАП ачылган.
Елдан-ел мондый ФАПларны төзү камилләшә, медицина җиһазларының да сыйфатлылары, кирәклеләре кайтарыла. Әйтик, бүген Татар Ямалысы авылында баш миенә зыян килсә дә, йөрәк авыртса да ярдәм күрсәтерлек җиһазлары бар. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен 1, 5 миллион сумлык 64 төрдәге аппаратура белән җиһазланган пункт бу.
ФАП мөдире Гөлсинә Хафизовага ярдәмче дә билгеләгәннәр. Райондагы 55 авыл фельдшерының Татарстан Республикасы Рәисенең Россиядә кертелгән пилот проектка кушылуы нәтиҗәсендә ярдәмчеләре бар. 3 ай дәвамында курслар узганнан соң бу белгечләр фельдшерларга төрлечә ярдәм итә.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Сәламәтлек саклау министрлыгына, район җитәкчеләренә төзүчеләргә район медицина өлкәсен ныгытудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. ФАПның тирә-ягын матурлау, төзү-төзекләндерү, бинаны җылыту өчен газ, электр кертү, башка мәшәкатьләр үзебезнең җитәкчелек ярдәме белән хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз