Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы спортчылары Россия көненә багышланган тарихи велойөрешкә китте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Актаныш районы спортчылары Россия көне уңаеннан Актаныш һәм Татар Ямалысы маршруты буенча тарихи велойөрешкә китте. Велойөрешчеләрне «Без-бергә!» волонтерлары белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов хәерле юл теләп озатып калды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
12 июнь, Россия көненә, багышланган тарихи велойөреш яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә, һәм әлбәттә, Ватаныбыз, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.
«Яшьлек» яшьләр үзәге янына велойөрештә катнашырга теләп дистәләгән райондашларыбыз килгән иде. Алар велосипедларын Актаныш һәм Татар Ямалысы маршруты буенча барып кайтырлык итеп төзекләндергәннәр, тәгәрмәчләренең тыннарын, тормоз системаларын тикшерәләр. «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре аларның түшләренә Россия гимны төсендәге тасмалар беркетте, Россия көне турында мәгълүмат язылган листовкалар тапшырды.
Кызлар-егетләрнең киемнәре, каскалары, перчатка һәм тезсаклагычлары да бар. Велойөрешчеләрне Россия һәм Татарстан флаглары беркетелгән машина озата барды. Велойөрешкә старт бирелер алдыннан актив спортчыларның берсе - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бу туристик чара уңаеннан фикерләре белән уртаклашты:
- Россия көне уңаеннан оештырылган бу велойөреш дәүләтебезне хөрмәт итү, балаларыбызга үрнәк күрсәтү, киләсе буыныбызга илебезнең ныклыгын, туган җирдә яшәүнең олы бәхет икәнен аңлату максатыннан оештырыла. Шулай ук мондый спорт чараларында яшьләребез сәламәт яшәү рәвешенә тартыла. Бу велопоходта туган ягыбыз тарихы, аның географиясе дә өйрәнелә, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз