Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы Шәбезбаш авылында үзсалым акчасына ясалган балалар мәйданчыгын ачтылар

Актаныш районы Шәбезбаш авылында үзсалым акчасына ясалган балалар уен мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Тасманы авылның кечкенә дәвамчылары Ислам Зиязетдинов һәм Илдан Газетдинов кисте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Ралиф кызы авылны төзекләндерүдә башкарылган эшләр өчен Шәбезбаш кешеләренә рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә кулга кул тотынып эшләүләрен теләде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә авыл клубында кечкенә артистлар тарафыннан әзерләнгән курчак театры спектакле булды. Соңыннан балалар, әниләр, әбиләр аниматор Алсу апалары оештырган уеннарда катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты.
«Бәйрәм чәй табыннары артында төгәлләнде. Авылда, шәһәрдә яшәүче балалар да әби-бабайларын, әти-әниләренең туган авылларын яратсыннар, туган телебезне онытмасыннар өчен мондый чаралар бик әһәмиятле булып тора», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз