news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Пучы балалар иҗат үзәге укучысы Россия чемпионы исемен яулады

Актаныш районы Пучы балалар иҗат үзәге укучысы Россия чемпионы исемен яулады
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнүче Айрат Кашапов 4-6 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашты. Актаныш спортчысы 60 кг үлчәү авырлыгында республика данын яклады һәм бөтен көндәшләрен җиңеп, «Россия чемпионы» исемен яулады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Спортчының тренеры - Әнис Садри.

«Айрат, сине зур уңышың белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot