news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Пучы авылында хәрби гаиләсенең йорт түбәсен алмаштырдылар

Актаныш районы Пучы авылында хәрби гаиләсенең йорт түбәсен алмаштырдылар
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Актаныш районында даими рәвештә адреслы ярдәм күрсәтү оештырыла. Шушы көннәрдә генә махсус хәрби операөия зонасындагы Артур Фәизовның Пучы авылында яшәүче әнисе Римма апаның йортын ремонтладылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Римма Фәизова күптән түгел муниципаль район башлыгы Ленар Зариповка йорт түбәсен төзекләндерүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Йорт түбәсе шактый искергән, түшәмнән өй эченә су үтә башлаган. Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Артур Фәизовның илебез мәнфәгатьләрен яклауга керткән өлешен исәпкә алып, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot