Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы Пучы авылында «Сәйлән» вокаль ансамбле хәрбиләргә токмач кискән

Җәйге яңгырлар бакчадагы эшне тоткарлап тора. Ә Актаныш районы Пучы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сәйлән» вокаль ансамбле хатын-кызлары мондый көннәрдән дә файдаланып калырга тырыша. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
«Өйдә тик ятканчы, савап булыр, махсус хәрби операциядәге батырлар өчен токмач кисик», дип үзләре үк тәкъдим белән чыгалар. Аларга башка авылдашлары да кушыла. Өмәгә килә алмаганнар йомырка китергән. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән җыелган акчаларга он сатып алганнар.
Токмачны 60 йомыркага әзерләгәннәр. Бергә-бергә эшләгәч, токмачлар да тиз киселгән. Мәдәният йорты директоры Илгина Нуретдинова бу изге эштә катнашучыларның барысына да олы рәхмәтләрен белдерде.
«Махсус хәрби операциядәге батырларыбыз исән-сау булсыннар, тизрәк җиңү белән кайтсыннар!» - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз