Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Комиссия әгъзалары - район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, «Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре баш табибының Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова һәм башкалар белем учакларында агымдагы ремонт эшләренең сыйфатын, парталар буялышы, санитар-эпидемиологик күзәтчелек идарәсе таләпләре үтәлешен карадылар.
2023-2024 уку елын Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре, Теләкәй, Яңа Әлем һәм Күҗәкә мәктәпләре яңа җитәкчеләр белән каршы ала. Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова бу уку елында башка үзгәрешләр көтелми, диде.
Ленар Зарипов үзе укыган Күҗәкә мәктәбенә кергәч, мәктәп елларын сагынып искә алды. «Гүя балачак белән хәзерге арасы кул сузымында гына - дәрестә утырган парта да, сыйныфташлар, укытучыларның әйткән сүзләре дә бүгенгедәй хәтердә», – диде ул.
«Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре баш табибының Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова мәктәпләр яңа уку елына балаларны кабул итәргә әзер булуын әйтте. Яңа санитар таләпләр нигезендә косметик эшләр, җиһазланыш буенча күрсәтмәләр үтәлгән. Чуракай, Иске Байсар, Мари Суыксуы, Иске Кормаш мәктәпләренең азык блогына капиталь төзекләндерү уздырылган. Ашханәләрдә чимал эшкәртү цехлары булдырылган, вентиляция эшли, кайнар һәм салкын су кертелгән, канализация да бар.
Күз күременә зыян салмас өчен уку бүлмәләрендә яктылык тиешенчә булырга тиеш. Балалар җәен үсеп китә. Шуңа күрә сыйныф җитәкчеләре укучыларның буен исәпкә алырга бурычлы - мәктәп җиһазлары: урындык, парталарны балаларның буй-сынына яраклаштырып көйләү зарур.
Мәктәпләр карауның нәтиҗәләре мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә игълан ителәчәк. Иң яхшы дип табылган педагогик коллективларны саллы бүләкләр көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз