news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Казан ярминкәсенә ел саен бик теләп киләбез

Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Казан ярминкәсенә ел саен бик теләп киләбез
Раниза Шакирова һәм аның тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча урынбасары Фирүзә Гыймадиева
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Казан агросәнәгать паркында узган чираттагы көзге ярминкә – «Осталар шәһәре» дип аталды. Республикакүләм ярминкә-күргәзмәсенә Актаныш районы уңганнары да килгән иде. Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, монда ел саен бердәм команда булып килүләрен билгеләде.

«Казан ярминкәсенә ел саен бик теләп киләбез. Бөтен район белән бергә дулкынланып, ныклап әзерләнәбез, гадәттә, бер команда булып. Без бирегә мәктәп яны бакчаларында үскән продукцияне алып килдек, муниципалитеттагы бөтен мәктәпнең дә өлеше кергән монда. Аннан соң район мәдәният бүлеге безгә иҗади номерлар күрсәтте. «Баламишкин» гармунчылар ансамбле халыкны рәхәтләндереп җырлатты, биетте. Гомумән, һәр ел киләсе килеп торган ярминкә, бик күп танышларны очратабыз, аралашабыз. Бәйрәм атмосферасы хакимлек итә», – дип белдерде Раниза Шакирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук ул актанышлылар тәкъдим иткән ассортимент байлыгын-муллыгын әйтеп узды һәм казанлыларның нәрсәгә ихтыяҗы зуррак, дигән сорауга җавап бирде

«Тәкъдим ителгән ассортиментка килгәндә: җиләк-җимешен дә, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне алып килергә булдык. Менә суганны шундук алып бетерделәр. Аннан соң шәһәр халкы кайнатма-повидлоларны, компотларны, салатларны һәм тозланган яшелчәләрне кечкенә банкада сорый бит. Сатып алучылар теләген дә кәнәгатьләндерергә тырыштык. Актанышыбызының барлык мәктәпләре, технология техникумы да килде. Директорларыбыз үзләре теләк белдереп килә. Алга таба да мондый ярминкәләр дәвамлы булсын, бу безнең өчен сату урыны гына түгел – аралашу мөмкинлеге бирә торган мәйдан», – дип ассызыклады җитәкче.

  • Ресурс үзәге дигән статуслы Актаныш технология техникумы «Продукция сатуда иҗади якын килү өчен» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына лаек булды.

Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова бүләкләнгән мизгел.

Фото: «Актаныш-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot