news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды

Актаныш районы мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концерт булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамаша залы музыка, бию, шигърият аһәңнәренә төренде, район мәктәпләре укучылары башкарган һәр номерда туган илгә мәхәббәт, аны саклаучыларга ихтирам һәм хөрмәт хисләре ачык чагылды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ленар Рафак улы залдагыларның игътибарын бәйрәмгә килгән хөрмәтле ветераннарга юнәлтте, махсус хәрби операциядә, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар патриотик кичәнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Әле генә яу кырыннан кайткан ир-егетләрне зал алкышларга күмде. Хәрби комиссар урынбасары Радислав Авзалов Ватанны саклаучылар көненең бүген аеруча мөһим бәйрәм икәнлеген искәртеп чыгыш ясады, тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Концертны мәктәп укучылары тамаша кылды. Алар өчен бу чара гади бәйрәм генә түгел, ә чын патриотизм дәресе булды.

Актаныш районының мобилизация буенча җитәкчесе барлык тамашачылар, аеруча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир-егетләр исеменнән ватанпәрвәрлек хисләренә корылган концертны оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot