Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы лагерендә беренче тапкыр «Алдынгылар хәрәкәте» агымы ачылды

Бүген Актаныш районында «Бүләк» лагерендә беренче тапкыр «Алдынгылар хәрәкәте» агымы ачылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Тәүге агымны ачу тантанасына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм башка кунаклар килде.
«Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов республикада 21 районда хәрәкәтнең агымы уздырылуын әйтте. Хәрәкәт 12 төрле юнәлеш буенча эшли. Агымның үз программасы төзелде. Кичке уеннар, ял чаралары да планга кертелгән.
«Бүләк» ял лагеренда быелгы җәйне йомгаклаучы дүртенче агым кунаклары - районның «Алдынгылар» хәрәкәте лидерларын Ленар Зарипов та сәламләде.
«Сезнең энергиягез ташып тора.Туган илебез, әти-әниләрегезне яратуыгыз сезнең белән булсын! Тормышның ак полосаларыннан гына атлагыз. Агымда алган матур кичерешләре уку елы дәвамында көч биреп торсын. Укуда да, тормышта да алдынгы булыгыз! Илебезнең, Татарстаныбызның лаеклы шәхесләре булып үсегез!» – диде ул.
Төркем башлыклары агымның әләмен күтәргәч, сөрәннәре белән таныштырды. Патриотик җырлар, шигырьләр башкардылар, флешмоб биеделәр.
Тантана күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Фото: https://aktanysh-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз