Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы Киров авылы хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Актаныш районы Киров авылы халкы, гадәттәгечә, махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм кылуны дәвам итә. Авыл мәдәният йортында токмач кисү һәм маскировка челтәрләре үрәләр.Бүген егермедән артык хатын-кыз авыл мәдәният йортына токмач кисү өмәсенә килде. Алар 100 йомыркага өй токмачы басып кисте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Бер-берсенең күңелен күтәреп камыр басканда җырлап та алалар. Лаеклы ялдагы Резеда Маннанова авылдашларының эшләгәнен видеога төшергән, апаларга мактау сүзләрен әйтә, «Молодцы, сез барыгыз да эшчәннәр!», - ди.
Тиздән Актаныштан чираттагы гуманитар ярдәм хәрбиләргә озатылачак. Кировлылар әзерләгән йорт токмачлары да шушы ярдәм белән солдатларга күчтәнәч булып барып җитәчәк.
Алдагы гуманитар йөк белән игелекле, уңган хатын-кызлар 6 тартма токмач кисеп озаткан иде инде. Бусында да шуннан ким итмичә җибәрергә ниятлиләр. Токмач басарга онын, йомыркасын үзләре алып килә, өмәдә катнаша алмаган авылдашлар продукция китерәләр, я булмаса, акчалата ярдәм итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз