Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы Кәзкәй авылында Әтиләр советы утырышы узды
Кәзкәй авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатында чираттагы Әтиләр советы утырышы узды. Бу хакта «Актаныш» газетасы яза.
Очрашу кысаларында патриотик тәрбия, ата-аналар белән хезмәттәшлек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.
Чарада район мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укучыларның әтиләре катнашты.
Балалар әти-әниләреннән аерым торсалар да, мәктәп коллективы белән ата-аналарның тыгыз хезмәттәшлектә эшләве тәрбия һәм белем бирү эшенең нәтиҗәлелеген арттыра. Нәкъ менә бердәмлек, кулга-кул тотынып эшләү уңышлы нәтиҗәләргә китерә.
Әтиләрне тәрбия эшенә актив җәлеп итү максатыннан, укучылар белән берлектә «Аҗаган 2.0» патриотик уены оештырылды. Командаларга бүленеп узган әлеге ярыш сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, патриотик рух, батырлык һәм командада эшләү күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз