news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы җитәкчесе җирне эшкәртмәгән хуҗаларга карата чаралар күреләчәген әйтте

Актаныш районы җитәкчесе җирне эшкәртмәгән хуҗаларга карата чаралар күреләчәген әйтте
"Актаныш таңнары"

Бүген хакимиятнең утырышлар залында Актаныш районы җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче фермерлар белән очрашты.

Киңәшмә эшен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Салимгәрәев ачып җибәрде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов фермерларга районның финанс-икътисад үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде, райондагы авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәле куллануларын таләп итеп куйды. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Игенчелек, терлекчелек өлкәсен колачлаган фермерларның гомуми эшчәнлегенә анализны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов ясады. Басу культураларын тәрбияләү, җир белән эшләүгә кагылышлы кагыйдәләр, законнар, дәүләт ярдәме-субсидияләр белән «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» җитәкчесе Әфка Сәрвәров таныштырды.

Механизация бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәтдинов фермерлык белән шөгыльләнүчеләрнең машина-трактор паркына характеристика бирде. Язгы кыр эшләре алдыннан һәм көзге чәчүне югалтуларсыз башкарып чыгу өчен техникаларга сыйфатлы ремонт кирәклеген ассызыклады. Яңа авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларын сатып алу өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләр-лизинглар хакында аңлатты.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов районга читтән яңа терлек сатып алганда һәрвакыт истә тотарга тиешле таләпләр турында сөйләде. Мал торакларын даими дезинфекцияләүнең әһәмиятен ассызыклады. Илдә барган мөһим компания-цифровизация кысаларында терлекләрне биркалау чыгымнарының дәүләт тарафыннан финанслануын җиткерде.

Татарстан Республикасы Эшмәкәрлекне үстерү фондының район бүлеге җитәкчесе Алмаз Нурлыев эшмәкәрләргә бирелүче финанс ярдәмнәре, микрозайм программалары турындагы яңалыкларны җиткерде.

Фермерлар белән очрашуны Ленар Зарипов йомгаклады. Киңәшмәне ачкандагы фикерләрен дәвам итеп җирнең кадерен белеп эшләргә чакырды. Быел район хуҗалыкларының басуларын караганнан соң, фермерларның да язгы чәчүнең башкарылу сыйфаты тикшереләчәк. Җиргә хөрмәт белән карамаган, эшкәртмәгән хуҗаларга чаралар күреләчәген искәртте.

 

Фото: © «Актаныш таңнары»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100