Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы җитәкчелеге махсус хәрби операциядәгеләрнең әти-әниләре белән очрашты
Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аларның урынбасарлары белән махсус хәрби операциядәгеләрнең әти-әниләре, хатыннары белән очрашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Очрашуга махсус хәрби операциядә яраланып, хәзерге вакытта өйдә дәвалану курсы узучы Нияз Нургалиев та үзенең улы, хатыны белән килгән иде. Нияз мондый күзгә-күз карап сөйләшүләрнең әти-әниләргә кирәк булуын әйтте.
«Без Актаныш халкы җибәргән ярдәмне көтеп ала идек. Мин үзем тугыз тапкырына эләктем. Әти-әниемә утын кайтардылар. Медицина ярдәме күрсәттеләр. Бик зур рәхмәт анысына. Безгә махсус хәрби операциядә иң кирәкләре кыйммәт. Алар- коптер, төнге прицеллар, маскировкалау челтәрләре. Бик аз данәдә булса да ул безгә олы ярдәм булыр иде», - диде Нияз.
Ленар Зарипов хәрбиләрнең һәрберсе белән күрешеп, хәлләрен сорап чыкты. Соңыннан әти-әниләргә батыр уллар үстергән өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Җиңү паркына реконструкция үткәреп, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл куелачагын әйтте.
Газиз балаларын югалткан аналар исә улларын махсус хәрби операция зонасыннан алып кайту буенча сораулар бирделәр. Актаныш районы җитәкчелеге һәлак булган солдатларның барысын да алып кайтуны, җирләүне үзе оештыра. Авыр вазгыятьтә калган гаиләләр берсе дә ярдәмсез калдырылмый. Шулай ук чардуган, истәлек ташы кую оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз