news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Иске Сәфәр авылында төбәкара «Яшәсен гармун, тальян моңнары» җыены узды

Актаныш районы Иске Сәфәр авылында төбәкара «Яшәсен гармун, тальян моңнары» җыены узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Татарстанның Актаныш районына сәфәр кылды. Биредә, Иске Сәфәр авылында төбәкара «Яшәсен гармун, тальян моңнары» җыены оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада авыл урамнары буйлап гармунчылар парады, ансамбльләр бәйгесе булды. Ирек Шәрипов чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, уңышлар теләде һәм рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot