Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбе 130 еллык юбилеен билгеләп үтте
Бүген Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбе 130 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Кунакларны иртә белән үк мәктәп янында күпереп пешкән икмәк белән укучылар каршы алды. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп мәктәпкә дәштеләр. Кунаклар арасында нәкъ тә белем бирү системасына нигез салган Әхмәтхафиз Дәүләтьяровның дәвамчылары-оныклары да бар иде. Шулай ук танылган рәссам, бик күп дәүләт бүләкләре иясе Зилфәт Басыйровның улы Васил, кызы Карина да истәлекле бәйрәмгә кайткан.
Тантаналы чарада Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буена урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова да катнаша.
Иске Кормаш мәктәбенең яңа сулыш белән яши башлавы 70 нче еллар уртасына туры килә. Мәктәп директоры Линиф Каһиров өр-яңа типовой мәктәп салдыруга ирешә. Бик көчле укытучылар коллективы туплана. Ул еллардагы истәлекләре белән Рәшит Харисов уртаклашты. Линиф Каһировның укытучылар, укучылар өчен җан атып торган җитәкче булуы турында сөйләде. Мәктәп директоры Филиза Гыйльфанова Линиф Каһиров истәлегенә мемориаль такта ачарга ниятләүләрен белдерде, бүгенге юбилей бәйрәме кысаларында атаклы педагогның исеме мәңгеләштерелде.
Укучылар бәйрәм барышында журналист Әлфия Самат, шагыйрь Фидаил Мәҗитов, «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин һәм башкалар белән аралашты.
Мәктәп директоры Филиза Гыйльфанова әлеге чараның мөһимлеге 130 еллык тарихны барлау, аны киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыруда икәнлеген әйтте. Кунакларга шушы очрашуга кайтулары өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз