Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы Иске Богады халык театры махсус операциядәге солдатларга ярдәм итте
Актаныш районының Иске Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» комедиясен тамашачыларга тәкъдим итте һәм аннан кергән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фондына тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Йөрәк маем» спектаклен артистлар ике тапкыр - авыл сәхнәсендә, бер мәртәбә район мәдәният йортында Актаныш районындагы театр декадасы кысаларында тамашачыларга күрсәтте.
Иске Богады театрының быелгы сезонында төп үзенчәлек шунда – артистлар чираттагы спектакльдән кергән акчаны «Без бергә» ярдәм фондына тапшырды. Соңгы спектакльдән 10 400 сум акча җыелган, ул хәрби операциядә катнашучы якташларга кирәкле әйберләр сатып алуга тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз