Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенә Фәнил Гыйлаҗев лаек булды
Бүген Актанышта зур әдәбият бәйрәме - Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбиятының классигы, якташыбыз Гамил Афзал премиясен тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары район башлыгы Ленар Зариповны, Казанннан, Чаллыдан килгән бер төркем язучыларны-шагыйрьләрне туган телебезне зурлаучы шигырьләр белән каршы алдылар, туган ягыбызда үскән бодайдан пешерелгән икмәк һәм татлы чәкчәктән авыз иттерделәр.
Фото: © https://aktanysh-rt.ru/
Гимназиянең мәҗлесләр залында исә бүгенге тантаналы чараның аеруча дулкынландыргыч өлеше булды. Гамил Афзал премиясенә лаек булучы шагыйребез игълан ителде. Ул - Саҗидә Сөләйманова, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләкләр иясе, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйлаҗев.
Гамил Афзал премиясен тапшырырга сәхнәгә күтәрелгән районы башлыгы Ленар Зарипов мондый чараларның киләчәк буынны тәрбияләүдә, балаларны туган илне, туган телне яратырга өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булуын әйтте.
Махсус хәрби операциядә ут эчендә илебез киләчәге өчен көрәшүче якташларыбызның кулында да изге Коръән китабы, яраткан язучыларыбызның әдәби әсәрләре. Аларга туган телдәге китаплар көч бирә, җиңүгә рухландыра. шуңа да язучылар өстендә олы миссия - туган халкын, аның телен, динен саклау. Район башлыгы бүгенге бәйрәмгә кайткан кайткан барча кунак язучы-шагыйрьләргә районның хезмәт сөючән халкы исеменнән рәхмәт әйтте.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, халкыбызның иң олы язучысы булган Гамил Афзал премиясен тапшыру- әдәбият дөньясы өчен бәйрәм, диде.
Яңа гына лауреат булып танылган Фәнил Гыйлаҗев залдагыларга үзенең шигырь – табышмакларын укыды, җавап бирүчеләргә «Казан утлары» журналын бүләк итте.
Кичәнең икенче өлешендә исә сәхнәгә Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме» республикакүләм иҗат фестивалендә җиңүче укучыларыбыз күтәрелде.
Фото: © https://aktanysh-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз